"2020 елда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары турында «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгы коллегиясе»

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 25 гыйнварында Халыкара мәгълүмат үзәгендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә «2020 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгының эш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлар турында» дигән темага Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау Министрлыгы коллегиясе булды.

Коллегиядә чыгыш ясаган сәламәтлек саклау министры М.Н.Садыйков Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасының 2020 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады һәм 2021 елга Министрлык бурычларын билгеләде.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән коллегия эшендә директор урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина һәм социаль программалаштыру бүлеге башлыгы Е. С. Грызунова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International