Үзәк турында

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасының халыкын социаль яклау органнарының организацион структурасы турында” дип исемләнгән 1993 нче ел,  01 нче декабрь, 683 нче карары буенча  Татарстан Республикасының социаль проблемалар Үзәге буларак оешты.
1997 нче елны Татарстан Республикасының социаль проблемалар Үзәге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” дип исемләнгән 16 нчы октябрь, 783 нче карары буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәгенә әйләнә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 03 нче декабрь 2011нче ел, 989 карары нигезендә  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге дәүләт бюджет учреждениясе дип санала башлый.
 

ДБУ “Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәгенең төп юнәлешләре:

 

-         Социаль-икътисади үсеш тенденцияләрен анализлауга таянып, Татарстан Республикасының дәүләт Хөкүмәте өчен идарә итү карарларының проектларын әзерләү һәм республика эшчәнлегенең төрле тармакларында үсешенең прогнозларын эшләү;

-         Аерым тармаклар һәм эшчәнлек төрләренең үсеше буенча тәкъдимнәр әзерләү;

-         Социаль-икътисади үсеш программаларын эзерләү;

-         Предприятияләр эшчәнлекләренең җитештерү һәм хуҗалык аудитын уздыру;

-         Предприятияләр хәләтенең мониторингын уздыру;

-         Аналитик һәм информацион хезмәт күрсәтү.

 

ДБУ “Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”  түбәндәге юнәлешләр буенча төп катнашучы һәм оештыручы:

- социаль-икътисади программалаштыру;

-  икътисади үсешенең региональ программалары;

- Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте;

- социаль-икътисади үсешенең тармаклы программалары;

- идарә итү технологияләре һәм башкалар.

 

ДБУ “Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге” Россиядә әйдәүче аналитик үзәкләренең берсе буларак санала. Аның материаллары Россия Федерациясе субъектларында һәм фәнни үзәкләр буенча киң таралган.

ДБУ “Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең белгечләре Федерациянең күп  субъектларында дәүләт идарә итү органнарының консультантлары булып торалар. 

 

 ДБУ «ИСТҮ» уставы.

Соңгы яңарту: 2023 елның 25 декабре, 17:27

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International