Яңа балалар бакчалары һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең кирәкле санын исәпләү өчен билгеләнгән «Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре» һәм «Гомуми белем бирү мәктәпләре» модельләрен гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының бүленгән ситуация үзәген булдыру һәм эшләве буенча эшче төркем киңәшмәсе беркетмәсенең 3 пунктын үтәү йөзеннән 2024 елның 14 мартында «ТР ИСТҮ» ДБУ директоры
А. Н.Кудрявцева җитәкчелегендә план һәм агымдагы мәгълүматлар нигезендә яңа балалар бакчаларының кирәкле санын исәпләү өчен билгеләнгән «Мәктәпкәчә балалар учреждениеләре» моделен һәм «Гомуми белем бирү мәктәпләре» яңа гомуми белем бирү мәктәпләренең кирәкле санын исәпләү өчен билгеләнгән кинәшмә узды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «БДД» ДБУ һәм «Инностейдж» компанияләр төркеме вәкилләре катнашты. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча әлеге эшнең башкаручылары билгеләнде, модельләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле күрсәткечләр исемлеген формалаштыру һәм аларны җыю технологиясен билгеләү турында Карар кабул ителде.

Киңәшмә эшендә шулай ук директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина, макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Баһаутдинова, мәгариф өлкәсендә программалаштыру мәсьәләләре буенча сектор башлыгы И. Р. Хәбибуллин, учреждениеләр базасын администрацияләү бүлегенең баш белгече А. Р. Гузенфельд катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International