«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясе Президиумы утырышы узды

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

2024 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Ә.Ә. Сәфәров катнашында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советында Совет Президиумы утырышы узды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы рәисе Э.С Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе А. Г. Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Р. Р. Мерзакреев, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль районнар башлыклары видеоконференция режимында катнашты.

Утырыш кысаларында Президиум әгъзалары түбәндәге мәсьәләләрне карадылар:

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингы проекты турында.

Казан агломерациясенең әзерләнгән мастер-планы кысаларында торак төзелеше өчен инфраструктураны синхронлаштыру турында.

Гражданнарның үзара салымы турында.

Киңәшмә эшендә директор А.Н. Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International