Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылышының җиденче утырышы

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының VI чакырылышының җиденче утырышында катнашты.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында "ТР Дәүләт бүләкләре турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан республика законы проектын карау мәсьәләләрнең берсе булды. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты тәкъдиме буенча депутатлар закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул иттеләр.

Депутатлар шулай ук Татарстан Республикасы Гаилә кодексына һәм «мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Утырыш барышында Казан мэры Илсур Метшин депутатларга Россия Президенты адресына Татарстан башкаласына «хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турындагы үтенечнамә әзерләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Казан Мэрының тәкъдимен хупладылар.

Парламент контролен гамәлгә ашыру кысаларында докладлар белән Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская чыгыш ясады.

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Кудрявцева А.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International