Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

17 гыйнварда «Корстон» КСКК (Казан) мәйданчыгында Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең «Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитетының 2019 елда эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында»гы мәсьәлә буенча киңәйтелгән утырышы узды.

Ведомствоның эшчәнлеге турында төп доклад белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, коллегия утырышында чыгыш ясаганда, болай дип белдерде: "Архив-ул уникаль мәгълүмат, тарихи мәгълүмат чыганагы, аларны киләчәк буыннар өчен лаеклы рәвештә сакларга кирәк».

Коллегия утырышында Федераль архив агентлыгы җитәкчесе урынбасары Андрей Юрасов катнашты һәм чыгыш ясады.

      Коллегия эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директоры урынбасары Ч.Н. Гайзатуллина катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International