Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе

2019 елның 13 декабре, җомга

2019 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.

Очрашуда катнашучылар «юл картасы» чараларын һәм Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген төзү һәм эшләтү буенча эшче төркем утырышларының беркетмәләрен үтәү мәсьәләләрен тыңладылар һәм фикер алыштылар.

Киңәшмә эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А.Н. Кудрявцева, директор урынбасары Ч. Н. Гайзатуллина һәм макроикътисади анализ бүлеге башлыгы Е. В. Багаутдинова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International