ТР профсоюз активы белән очрашу

2019 елның 8 октябре, сишәмбе

Республика Хөкүмәтенең Татарстан профсоюз активы белән очрашуы кичә Казан Хезмәт сараеның зур залында узды. Чара «Лаеклы хезмәт өчен» Бөтендөнья гамәлләр көне кысаларында узды.

Очрашуда Татарстан һөнәр берлекләренең тармак берләшмәләре җитәкчеләре, республика предприятиеләренең һәм оешмаларының башлангыч профсоюз оешмалары рәисләре, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев җитәкчелегендәге эш бирүчеләр вәкилләре катнашты. Очрашуны Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе координаторы Рөстәм Нигъмәтуллин алып барды.

Рөстәм Камилевич үзенең сәламләү сүзендә социаль партнерлык кысаларында ТР Профсоюзлар федерациясе белән хезмәттәшлеккә югары бәя бирде. Татарстанда социаль дөньяны ныгыту өчен профсоюзлар эшчәнлегенең әһәмиятен ассызыклады.

РФ Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы рәисе Гөлнара Хөснетдинова медицина учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү, тармакта хезмәт хакы, премиаль һәм стимуллаштыручы түләүләр исәпләү, гомумтармак хезмәткәрләренең минималь база оклады (ул минималь хезмәт хакыннан ким булмаска тиеш) проблемаларына тукталды.

Профсоюз активы белән очрашуда ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры Алевтина Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International