Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык Советының 11 нче киңәйтелгән утырышы

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

2019 елның 11 мартында «Пирамида " мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советының республика эшкуарлары өчен мөмкинлекләр тудыруга, эшкуарлык инициативасына кызыксындыру, үзмәшгульләр үсеше өчен сыйфатлы шартлар булдыруга багышланган 11 нче киңәйтелгән утырышы узды.

Ул республикасы үзмәшгуль эшкуарлар өчен мөмкинлекләр булдыруга, эшмәкәрлек инициативасын стимуллаштыруга, үзмәшгульләр үсеше өчен сыйфатлы шартлар булдыруга багышланды. 

Совет утырышы кысаларында үзмәшгуль эшкуарлар эшчәнлеген үстерү һәм аңа ярдәм итү түбәндәге темалар каралды: үзмәшгульләр өчен санитар нормалар, банклар белән эш иткәндә үзмәшгуль эшкуарлар куркынычын киметү, үзмәшгульләр сыйфатында чит ил гражданнарын теркәү, Дәүләт сатып алуларында үзмәшгульләр катнашу, юридик затлар белән хезмәттәшлек һ. б.

Чарада ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры урынбасары Даутов Р. М. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International