2018 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика ведомствоара комиссиясе утырышы узды. Анда пенсия алды яшендәге эшләүче гражданнарның эшле булуын саклау, 2019 елда хезмәткәрләр санын бәяләү буенча фараз мәгълүматларын төзү максаты белән эш бирүчеләрнең адреслы эш оештыру сораулары каралды.
Киңәшмә эшендә ДБУ “Иктисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең социология бүлегенең башлыгы Л.Ф.Казанцева катнашты.