Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм аның эшчәнлеге буенча эшче төркем киңәшмәсе

2021 елның 26 ноябре, җомга

2021 елның 25 ноябрендә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасының бүленгән ситуацион Үзәген булдыру һәм эшләтү буенча эшче төркем киңәшмәсе булды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

Татарстан Республикасы электрон документ әйләнешенең бердәм ведомствоара системасы платформасында «югары вазыйфаи затларны бәяләү» блогын эшләүнең барышы турында;

Милләтара мөнәсәбәтләр торышын мониторинглауның Региональ ситуацион үзәкләре системасын булдыру буенча федераль проект турында;

Түбәндәге федераль күрсәткечләрне исәпләү буенча методик һәм технологик карарларны регламентлаучы юл карталарын эшләү һәм үзгәрешләр динамикасын мониторинглау турында:

Балалар һәм яшьләрдә сәләтле һәм талантларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү системасының нәтиҗәлелеге;

«Гармонияле үсеш алган һәм социаль җаваплы шәхес тәрбияләү өчен шартлар тудыру»;

Мәдәни-массакүләм чараларда катнашучылар саны;

 Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының, җирле үзидарә органнарының һәм сәламәтлек саклау, мәгариф, шәһәр хуҗалыгы һәм төзелеш, җәмәгать транспорты өлкәсендәге оешмаларның үз илебез мәгълүмати-технологик чишелешләрен кулланып» санлы җитлегү».

 

Ситуацион үзәкләр булдыру өчен җаваплы җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларын укыту буенча белем бирү программасын эшләү турында;

Мәгълүмат системалары базасын карау һәм анализлау нәтиҗәләре һәм аларны «мәгълүматлар фабрикасы»аша интеграцияләү турында.

Киңәшмәдә ДБУ  «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» ннән директор Кудрявцева А. Н., директор урынбасары Гайзатуллина Ч. Н., директор урынбасары Гревцов А. Б, макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е. В., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлеге башлыгы Рубцова С. А., икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Әхмәтҗанова З.М. һәм макроикътисадый анализ бүлегенең әйдәп баручы белгече Мөбинова С. И. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International