Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

2021 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында Татарстан Республикасы законнарын үтәү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары В. Г. Шәйхразыев рәислегендә киңәшмә узды. Киңәшмәдә кайбер министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре һәм муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы дәүләт телләре турындагы законнарны үтәү, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә бу мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Законнарын гамәлгә ашыру күрсәткечләрен мониторинглау нәтиҗәләре турында чыгышлар тыңланылды һәм тикшерелде.

Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең социология бүлегенең баш белгече Галочкина В. С. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International