Чит ил эшче көчләренә ихтыяҗ турында эш бирүчеләрнең тәкъдимнәрен карау буенча эшче төркем утырышы

2021 елның 28 мае, җомга

2021 елның 28 маенда Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында чит ил эшче көчләренә ихтыяҗ һәм аны Татарстан Республикасы өчен расланган квоталар кысаларында яңадан бүлү турында эш бирүчеләрнең тәкъдимнәрен карау буенча эшче төркем утырышы булды.

Утырышта эш бирүчеләрнең Татарстан Республикасында чит ил гражданнары тарафыннан хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыруга 2021 квотага төзәтмәләр кертү һәм 2022 елда чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итүгә ихтыяҗ турындагы җыелма гаризалары каралды һәм тикшерелде.

Утырышта ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ннән социология бүлегенең әйдәп баручы белгече Степанова Ф.Н. катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International