Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре катнашында яңа коронавирус йогышы таралуга, нефтькә һәм доллар курсына бәяләрнең волатильлеге белән бәйле ситуациянең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадын тотрыклы үстерүне тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча эш төркеме утырышы

2020 елның 15 июле, чәршәмбе

2020 елның 15 июлендә видеоконференцэлемтә режимында яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә бәяләрнең волатильлеге һәм доллар курсы артуга бәйле рәвештә хәлнең начараюы шартларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 20 мартындагы 620-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган эшче төркемнең чираттагы утырышы узды.

Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды һәм тикшерелде:

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе аша гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында;

Республика ярдәм чаралары турында;

Республика маркетинг үзәге ресурсларыннан файдалану турында;

Халыкны эш белән тәэмин итү һәм керемнәрне яңадан торгызуны, икътисад үсешен һәм озак сроклы структур үзгәрешләрне (Менделеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары мәгълүматы) тәэмин итү буенча чараларны гамәлгә ашыру турында.

Утырыш эшендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге» нең директор урынбасары Гарипов А. Ш., төбәк сәясәте бүлеге башлыгы Мулукова Л.И. һәм икътисади планлаштыру һәм программалаштыру бүлегенең баш белгече Әхмәтҗанова З.М.. катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International