2018 елның 18 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы кырык икенче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының v чакырылыш парламент депутатлары 2019 елга һәм 2020 – 2021 елларга план чорына Татарстан Республикасы бюджеты Закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр.
Профильле министрлыклар фаразы нигезендә, 2019 елда тулай төбәк продуктының үсеше 2,1% тәшкил итәчәк, ә сәнәгый җитештерү индексы үсеше 3,3 % ка арткан. Хезмәт хакы 5,6% ка артачак. Кулланучылар бәяләре индексы 4,3 % ка артачак.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.