2018 елның 13 сентябрендә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»ндә Татарстан Республикасының бүленелгән Ситуацион үзәгенең проектын гамәлгә ашыру буенча киңәшмә узды. Анда катнашучылар ДБУ « Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең белгечләре тәкъдим иткән мәгълүмати-аналитик мөмкинлекләрнең модельләре белән таныштылар.
Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева, макроикътисадый анализ бүлеге башлыгы Баһаветдинова Е.В., социология бүлеге башлыгы Л.Ф.Казанцева һәм социаль программалаштыру бүлеге башлыгы
Е.С. Грызунова катнаштылар.