ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында киңәшмә узды. Анда торак һәм социаль объектларны төзү буенча республика программаларын тормышка ашыру,  Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә юл эшләре турында, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мәсьәләләре турында, Татарстан Республикасының торак пунктлары территорияләрен чистарту барышы турында санитар-экологик икеайлыгын уздыру турында сүз барды.

Видеоконференциядә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директоры А.Н.Кудрявцева катнашты.

Бүген ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" Фәнни-координацион советының утырышы узды.

Технологияләр белән идарә итү һәм белем бирү программалары бүлегенең баш белгесе Х.И.Идрисов «Цифрлы икътисад үсешенә региональ дәрәҗәдәге комачаулаучы гамәлдәге хокукый чикләүләрнең,  шул исәптән, мәгълүматны формалаштыру, җыю һәм эшкәртү вакытында бары тик кәгазь документларны яки искергән технологияләрне файдалану буенча гамәлдәге таләпләрнең төп исемлеген әзерләү» темасы буенча чыгыш ясады.

Региональ сәясәт бүлегенең мөдире Л.И.Мулукова Татарстан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының  законнар чыгару өлкәсендә булган соңгы яңалыклары турында хәбәр итте.

Икътисад яңалыкларын бюджет өлкәсен мониторинглау  бүлегенең әйдәүче белгече  Гилфанова Л.А. китерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International