ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы  яшьләр эшләре һәм спорт Министрлыгында спорт резервын әзерләү системасын реформалаштыру һәм өстәмә белем бирүче физкультура-спорт юнәлешле учреждениеләрен спорт әзерлеге учреждениеләренә  күчерү буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" баш белгече Р.А.Хасанов катнашты.

Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгында «Татарстан Республикасы кулланучылар кәрзине Турында»  Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү” закон проектын әзерләү мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә узды.

Фикер алышу процессында Татарстан Республикасының төп социаль демографик төркемнәренә  кулланучылар кәрзиненең вакытын 2020 елның 31 декабренә кадәр озайту карары кабул ителде.  

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" социология бүлеге мөдире Л.Ф.Казанцева катнашты.

2018 нче елның 27 нче мартында Татарстан Республикасы буенча Милли банкы Бүлеге бинадасында Татарстан Республикасы Премьер-министры
А.В. Песошин катнашында «Татарстан Республикасының финанс базарында катнашучыларның 2017 елдагы эшчәнлеге йомгаклары һәм 2018 елга булган бурычлары турында” киңәшмә узды.

Киңәшмәдә ДБУ "Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең" директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International