ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында спорт юнәлешендәге өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүче (балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе) балаларны автобусларда йортүне оештыру мәсьәләсе буенча  киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә ДБУ “Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге”нең директоры А.Н.Кудрявцева  катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Лондон бизнес мәктәбе (London Business School) профессоры Ричард Джолли «Хәзерге заман шартларында лидерлык» темасына лекция сөйләде. 

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, башкарма хакимияте органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. 

Ричард Джолли хәзерге заман лидерлыгы үзенчәлекләрен билгеләп үтте, мисаллар китерде. Элек беренче урында кеше булса, киләчәктә система беренче урында торачак, диде ул, Фредерик Тейлорның «Фәнни идарә принциплары» китабыннан өзек тә китерде.

Лектор билгеләп үткәнчә, «лидерлык иерархияле түгел». Мисалга ул Махатма Ганди гыйбәрәсен китерде: «Дөнья үзгәрсен дисәң – үзең шул үзгәрешкә әверел».

Ричард Джолли коллективларда хезмәткәрләр һәм җитәкчеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында җентекләп сөйләде. 2005 елда уздырылган сорашып белүләр нәтиҗәсендә ачыкланганча, хезмәткәрләрнең 95%ы оешма стратегиясен белми яисә аңламый.

Лектор шулай ук белдергәнчә, лидерлык сыйфаты һәр буын саен үзгәреп тора. Ул үзенең Кытайга сәфәре турында сөйләде, хәзерге яшьләрнең теләкләре ата-аналарынныкыннан (үткән буыннан) аерылып тора. Яшьләр үсешкә омтыла, нәтиҗәдә нәрсәгә ирешәселәрен беләселәре килә, диде ул.   

Хәзерге заман лидерлыгы сәламәт амбицияләрне үстерүне күз алдында тота.  

Лекция азагында профессор сорауларга җавап бирде.   

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ричард Джоллига чыгышы өчен рәхмәт белдерде һәм, лекция бик файдалы булды, диде. Сез кайбер моментларны бик әйбәт аңлаттыгыз, бездә булган хаталарны күрсәттегез, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Үз чиратында Ричард Джолли билгеләп үткәнчә, ул кемгәдер акыл өйрәтер өчен килмәгән, ә тәҗрибә алмашу өчен килгән. Мин лидер булырга теләгәннәргә сокланам, диде ул.   

Искәртәбез, бүген Казанга сәфәре кысаларында Ричард Джолли Казан федераль университетына да барачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International