Татарстан Республикасы Президенты катнашында дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә бөтенроссия форумы

2019 елның 4 декабре, чәршәмбе

Бүген «Kazan Palace by Tastigo» кунакханәсендә Татарстан Республикасы Президенты катнашында дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендә Бөтенроссия форумы уза.

Форумның максаты - дәүләт сатып алуларының норматив-хокукый базасын камилләштерү, региональ эш тәҗрибәсен исәпкә алып контракт системасы үсешенең өстенлекләрен һәм җитешсезлекләрен ачыклау, эшкуарлык активлыгын стимуллаштыру, коррупциягә каршы көрәш ысулларын камилләштерү һәм бюджет акчаларын нәтиҗәсез куллану буенча кайбер бурычларны хәл итүгә ярдәм итү.

Форумда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, сатып алулар өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары вәкилләре, Сатып алулар өлкәсендә экспертлар, фәнни җәмәгатьчелек, иҗтимагый, белем бирү оешмалары вәкилләре катнаша.

Киңәшмәдә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр Үзәге»нең директоры А. Н. Кудрявцева һәм эшләр белән идарә итүче Р. Ф. Абзалов катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International