2019 нче елның 15 гыйнваренда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру проектын тормышка ашыру буенча киңәшмә үтте. Анда катнашучылар белән түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- чаралар Планын («юл картасын») башкаруын оештыру,
- Татарстан Республикасында Бүленелгән ситуацион үзәген булдыру буенча эшче төркем әгъзалары белән беркетмә йөкләмәләрен үтәү мәсьәләләре,
- Татарстан Республикасының Бүленелгән ситуацион Үзәге өчен пилот проектларын гамәлгә ашыру һ.б.
Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директор урынбасары Ч.Н.Гайзатуллина һәм Е.В.Баһаветдинова катнаштылар.