ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» нең чираттагы фәнни-координацион советы узды.

2018 елның 2 ноябре, җомга

2018 елның 26 октябрендә ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» нең уку сыйныфында функциональ бүлекләр белгечләре катнашында чираттагы фәнни-координацион советы узды.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең макроикътисадый анализ бүлеге мөдире Баһаветдинова Е.В. Татарстан Республикасы ситуацион үзәгенең  Татарстан Республикасы ведомство ситуацион үзәкләре  белән оештыру-технологик тәкъдимнәр комплексы буенча үзара партнерлыгы турында чыгыш ясады.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының законнарында соңгы яңалыклары турында  ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең икътисад предприятиеләре бүлегенең әйдәп баручы белгече Гәрәева А. Т. хәбәр итте.

ДБУ «Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге»нең  тариф сәясәте бүлеге баш белгече Гыйльметдинов А.Р. Татарстан Республикасында булган икътисад  яңалыклар белән таныштырды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International