Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык икенче утырышы узды.

2018 елның 19 октябре, җомга

2018 елның 18 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттагы кырык икенче утырышы узды. Анда  Татарстан Республикасы Дәүләт Советының v чакырылыш парламент депутатлары 2019 елга һәм 2020 – 2021 елларга план чорына Татарстан Республикасы бюджеты Закон проектын беренче укылышта кабул иттеләр.  

Профильле министрлыклар фаразы нигезендә,  2019 елда тулай төбәк продуктының үсеше 2,1% тәшкил итәчәк, ә сәнәгый җитештерү индексы үсеше 3,3 % ка арткан. Хезмәт хакы 5,6% ка артачак. Кулланучылар бәяләре индексы 4,3 % ка артачак.

Киңәшмәдә ДБУ «Татарстан Республикасының икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге» директоры  А.Н.Кудрявцева катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International